«Табигать варислары» берләшмәсендә тәрбияләнүчеләр мәктәп урманчылыкларының төбәкара слеты призерлары булган

2023 елның 25 сентябре, дүшәмбе

2023 елның 22-24 сентябрендә «Шап» сәламәтләндерү комплексы» ДУП базасында (Мари Эл Республикасы) мәктәп урманчылыкларының төбәкара слеты узды. Слетта Татарстан, Мордовия, Чуашия, Коми һәм Мари республикаларыннан, шулай ук Ульяновск һәм Киров өлкәләреннән 16 берләшмә тәрбияләнүчеләре катнашкан.

Татарстанны Арча районы Лесхоз урта мәктәбенең «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгы әгъзалары тәкъдим иткән.

Чара Мари Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, МР Табигый ресурслар, экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау министрлыгы, МР Урманнан файдаланучылар берлеге, Идел буе дәүләт технология университеты һ.б. ярдәме белән үткәрелгән.

Слет барышында укучылар агачлар һәм куакларның токымнары, урман хуҗалыгында кулланыла торган техника, үсентеләрне утырту ысуллары һәм технологияләре, командада эшләү, урманда ориентлашу, каршылыкларны җиңеп чыгу, урман янгыннарын сүндерү һәм таксацияләү күнекмәләрен күрсәткәннәр.

Моннан тыш, слет кысаларында төрле мастер-класслар һәм семинарлар оештырылган.

Тәҗрибә уртаклашу максатыннан форумга Татарстаннан урман тармагы белгечләре – «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ директоры Рим Фәхразыев һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны торгызу һәм үстерү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Алсу Мостафина килде.

Слет нәтиҗәләре буенча призерлар арасында «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында катнашучылар да бар. Мәсәлән, Данияр Әхмәтшин «Иң яхшы яшь таксатор» номинациясендә җиңүче булган. Шулай ук команда «Мәктәп урманчылыгы визиткасы» конкурсында 3 нче урынны һәм команда зачетында 2 нче урынны яулаган.

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International