ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров үткәрде. Утырыш эшендә Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре, урманчылыкларның җитәкче-урманчылары һәм республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
Киңәшмәдә докладлар белән министр урынбасары Рәис Гомәров һәм «Урманны янгыннан саклау үзәге» ДБУ директоры Айдар Гайфуллин чыгыш ясады.
Рәис Гомәров төп урман барлыкка китерүче токымнарның орлыкларын әзерләү мәсьәләләренә тукталды. Аерым алганда, ул бүгенге көнгә 5,5 тонна имән чикләвеге җыелды, дип хәбәр итте. Азнакай, Арча, Буа, Зәй, Зеленодольск, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Нурлат һәм Лубян урман хуҗалыклары белгечләре имән чикләвеген әзерләү планын үтәгән.
«Имән чикләвекләрен 30 октябрьгә кадәр җыеп, тикшерү өчен Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәгенә тапшырырга кирәк, – дип ассызыклады министр урынбасары. – Шулай ук нәселдәнлек сыйфатлары яхшыртылган орлыкларны җыю эшен дә көчәйтергә кирәк».
Айдар Гайфуллин чарада катнашучыларга хәзерге янгыннар буенча урманда булган вәзгыять турында хәбәр итте.
Урман янгыннары үзәгенең төбәк диспетчерлык хезмәте мәгълүматларына караганда, ел башыннан Татарстан Республикасы территориясендә 1144 термик нокта һәм 926 янгын теркәлгән. Иң күп янып китү очраклары Түбән Кама (159), Әлмәт (50), Тукай (46) һәм Чистай (40) районнарында булган.
«Соңгы атнада 31 термик нокта һәм 28 янып китү очрагы теркәлгән, – диде Айдар Гайфуллин. – Бу, нигездә, коры үлән һәм камыш яну очраклары».
Утырышка Рәис Гомәров йомгак ясады. «Якын көннәрдә республика территориясендә янгын куркынычының 4 классы фаразлана. Янгын куркынычын күзәтүне көчәйтергә һәм урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча өстәмә чаралар үткәрергә кирәк», – дип нәтиҗә ясады ул.