2023 елның 27 сентябрендә 09:00 сәгатьтә катнаш форматта мәктәп урманчылыклары җитәкчеләре һәм остазлары, төбәкләрдә урман ведомстволары һәм мәгариф вәкилләре өчен Бөтенроссия мәктәп урманчылыклары съезды кысаларында Бөтенроссия киңәшмәсе узачак.
Киңәшмәдә мәктәп урманчылыклары эшчәнлегендә иң яхшы төбәк практикалары, алга таба эш буенча тәкъдимнәр, шулай ук мәктәп укучылары өчен конкурс программаларында катнашу буенча мәгълүмат тәкъдим ителәчәк.
Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы төбәкләрнең урман ведомстволары, мәгариф органнары вәкилләрен, мәктәп урманчылыклары остазларын һәм җитәкчеләрен киңәшмәдә катнашырга чакыра.
Киңәшмәгә сылтама буенча тоташырга мөмкин: https://vk.com/video782633781_456239053.
Тулырак мәгълүмат: https://rosleshoz.gov.ru/news/2023-09-22/a116.