Лениногорск урманчылыгы белгечләре «Россия чишмәләре» конкурсында беренче урынны яуладылар

2023 елның 26 сентябре, сишәмбе

«Россия чишмәләре» конкурсына йомгак ясалды. Исегезгә төшерәбез, аны «Ватан патриотлары» АКО оештырды.

Конкурс шартлары буенча, команда тупларга, чишмәләрне төзекләндерү проектын эшләргә һәм гамәлгә ашырырга, аларны чистарту буенча экологик чаралар үткәрергә һәм табигатьне саклау проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәргә кирәк иде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны «Лениногорск урманчылыгы» ДКУ командасы алды. Урманчылык белгечләре быел Лениногорск муниципаль районының Шөгер авылы һәм Урманасты поселогына якын урнашкан «Дон» һәм «Ностальгия» чишмәләрен төзекләндерделәр.

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International