ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру юнәлешләре турында фикер алыштылар

2023 елның 26 сентябре, сишәмбе

Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы уздырылды. Утырышта ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, эшләр идарәчесе Эльмира Шаһаева, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Чарада дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре буенча сектор мөдире, коррупция һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы Эльвира Зыятдинова һәм урманнарны торгызу һәм урман үстерү бүлеге җитәкчесе Тимур Галиев докладлар белән чыгыш ясады.

Үзенең чыгышында Эльвира Зыятдинова 2023 елның 9 аенда коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, 1 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр декларация кампаниясе үткәрелгән. Үзләренең керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләре турында мәгълүматны 54 дәүләт граждан хезмәткәре һәм ведомство карамагындагы учреждениеләрнең 59 җитәкчесе тапшырган.

«Өченче кварталда бирелгән мәгълүматларга анализ ясалды, хокук бозулар ачыкланмады, – диде Эльвира Зыятдинова. – Шулай ук хисап чорында секторга башка түләүле эш башкару турында 3 хәбәр һәм хезмәт килешүе төзү турында оешмалардан 2 хәбәр килде. Министрлыкның вазыйфаи затлары эшчәнлегендә коррупциячел хокук бозулар турында аноним мөрәҗәгатьләр булмады».

Шулай ук дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре буенча сектор мөдире 2023 елның беренче яртыеллыгында коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан тәкъдим ителгән хисапларны анализлау йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе тарафыннан әзерләнгән аналитик күзәтүне дә тәкъдим итте.

Тимур Галиев коррупция күренешләрен киметү һәм урман законнарын бозуны кисәтү өчен гамәлгә ашырыла торган чаралар турында хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International