Татарстанда урманнарга баруны чикли торган чираттагы чара күрелде

2023 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 26.09.2023 ел, № 1186 карары нигезендә Татарстан Республикасында гражданнарның урманнарда булуларын һәм аларга транспорт чараларының керүләрен 26 сентябрьдән 21 календарь көнгә чикләү кертелде. Чикләүләр республиканың урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнә.

Урман хуҗалыгы белгечләре тиешле чикләү кертелүе, аның вакыты турында кисәтү аншлаглары урнаштырылган һәм урман юллары шлагбаумнар белән ябып куелган.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында урманда янгын куркынычсызлыгын урман янгыннарын сүндерү буенча II типтагы 20  станция һәм III типтагы 5 станция тәэмин итә. Урманнардагы янгын куркынычы буенча космик, авиация һәм җир өсте мониторингы алып барыла, моннан тыш, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы да үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International