Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасын эксплуатацияләү мәсьәләләре буенча өч көнлек семинар старт алды.
Лекция белән Бөтенроссия урман хуҗалыгы җитәкче хезмәткәрләренең һәм белгечләренең квалификациясен күтәрү институты ректоры Ирина Вуколова чыгыш ясады. Ул семинарда катнашучыларны урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасын кертүгә кагылышлы норматив хокукый актлар, электрон дәүләт урман реестрын алып бару үзенчәлекләре һ.б. белән таныштырды.
Исегезгә төшерәбез, урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасы дистәләгән дәүләт хезмәтләрен, дәүләт урман реестры мәгълүматларын, урманнарны куллану, саклау, яклау, яңадан үрчетү, урман үстерү, агачларны исәпкә алу һәм аның эзлеклелеге, агач белән килешүләр турында мәгълүматны исәпкә алу өлкәсендәге актуаль мәгълүматларны берләштерүче цифрлы платформа булып тора.
Семинар үз эшен быелның 30 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.