Бүген Казанда ТР Һөнәр берлекләре федерациясе бинасында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының ведомство карамагындагы учреждениеләре арасында «Җитәкче һәм һөнәри берлек оешмасы рәисе – хезмәт өлкәсендә социаль партнерлар» республика конкурсы узды.
Конкурс комиссиясе составында РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең гомумроссия һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Ольга Калашникова, аның урынбасары Альбина Нәфыйкова, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының эшләр идарәчесе Эльмира Шаһаева, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре бар иде.
Конкурста катнашучыларны Ольга Калашникова сәламләде. «Әлеге конкурсның финалына чыккач, сез үзегезнең мөстәкыйль һәм актив гражданлык позициягезне исбатладыгыз. Башлангыч һөнәр берлеге оешмаларында сез эшләгән әйберләр зур хөрмәткә лаек, – диде ул. – Сынауларда уңышлар телим сезгә!»
Конкурс өч конкурс сынавын үз эченә алды. Катнашучылар үз эшчәнлекләрен тәкъдим итәргә, видеоролик күрсәтергә, социаль әһәмиятле проект тәкъдим итәргә һәм номер белән чыгыш ясарга, һөнәри берлекләр эшчәнлеге турында сөйләргә тиеш иде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны – «Азнакай урманчылыгы» ДКУ һәм «Азнакай урман хуҗалыгы» ДБУ (җитәкчеләре Эдуард Чикуров һәм Рамил Зиннуров, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Алсу Сабирҗанова), 2 нче урынны – «Зеленодольск урманчылыгы» ДКУ (җитәкче-урманчы Наил Абдуллин, һөнәри берлек рәисе Нәфисә Шәрипова), 3 нче урынны «Арча урман хуҗалыгы» ДБУ (директоры Нияз Сәлахов, һөнәри берлек рәисе Надия Җиһаншина) алды.
«Социаль үзгәрешләр лидерлары» номинациясендә «Әлмәт урман хуҗалыгы» (директоры Виталий Утнюхин, һөнәри берлек рәисе Ольга Макарова), «Иҗади якын килү һәм камил тормышка ашыру» номинациясендә – «Түбән Кама урман хуҗалыгы» ДБУ (директоры Роман Федотов, һөнәри берлек рәисе Эльвира Тюленева), «Сәламәт яшәү рәвеше өчен шартлар тудыру» номинациясендә – Лубян урман-техник көллияте (директоры Рим Фәхразыев, һөнәри берлек рәисе Ирина Козырева), «Җиңү ихтыяры өчен» номинациясендә «Кайбыч урманчылыгы» ДКУ һәм «Кайбыч махсус орлыкчылык урман хуҗалыгы» ДБУ (җитәкчеләре Илгиз Хәффазов, Фәнис Гыйльметдинов, һөнәри берлек рәисе Гөлназ Хәффазова) билгеләп үтелде.