Лубян урман-техник көллияте студентлары ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Урман музеенда булдылар

2023 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Бүген «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ студентлары ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман хуҗалыгы музеенда булдылар. Балалар өчен экскурсияне музей директоры Илгиз Зарипов үткәрде.

Экскурсия вакытында Илгиз Зарипов студентларга Татарстанның урман хуҗалыгының тарихы һәм бүгенге торышы, урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләре, урман янгыннарын сүндерү үзенчәлекләре һ.б. турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International