Министрлыкта видеоконференция режимында финанс-икътисад мәсьәләләре буенча чираттагы киңәшмә узды

2023 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Министрлыкта финанс-икътисадый мәсьәләләр буенча видеоконференция режимында чираттагы киңәшмә узды. Аны ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров үткәрде. Утырыш эшендә эшләр идарәчесе Эльмира Шаһаева, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре, урманчылыкларның җитәкче-урманчылары һәм республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Киңәшмәдә төп доклад белән министр урынбасары Рәис Гомәров чыгыш ясады.

Ул түләүле хезмәтләр күрсәтү планын үтәү барышы, Татарстан Республикасы территориясендә урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу, хисап бирү һ.б. буенча эшләр комплексын башкаруга дәүләт йөкләмәсе турында сөйләде.

Рәис Гомәров хәбәр иткәнчә, түләүле хезмәт күрсәтүдән керем алу буенча лидерлар арасында республиканың Саба, Түбән Кама, Кызыл Йолдыз, Кайбыч һәм Азнакай урман хуҗалыклары белгечләре бар.

«Әлеге юнәлеш буенча күрсәткечләрне Зәй, Идел буе, Лаеш һәм Шәһәр яны урман хуҗалыклары хезмәткәрләренә яхшыртырга кирәк, – диде министр урынбасары. – Шулай ук Министрлыкның финанс, бухгалтерлык хисабы һәм контроль бүлегеннән документлар рәсмиләштерү һәм тапшыру эшен активлаштырулары турында сорыйм».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International