«Нургали оныклары» берләшмәсендә тәрбияләнүче балалар VII Бөтенроссия мәктәп урманчылыклары съездында катнаша

2023 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә Мәскәү өлкәсенең Пушкино шәһәрендәге «Левково» сәламәтләндерү комплексы базасында VII Бөтенроссия мәктәп урманчылыклары съезды уза. Слетка Россиянең 65 төбәгеннән 300 кеше киткән.

Татарстан Республикасы исеменнән Саба районы «Лесхоз урта мәктәбе» МББУ «Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче Илвина Насыйбуллина, Ислам Билалов һәм Арина Тапайкина чыгыш ясый. Быел июль ахырында «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ базасында узган Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының VI слетының гомумкоманда зачетында нәкъ менә алар җиңүче булган.

Съезд кысаларында мастер-класслар һәм кыр дәресләре оештырылган, аларда яшь экологлар урманнарны саклау, аларның торышын бәяләү һәм таксацияләү, шулай ук утыртмаларны торгызу ысулларын билгеләү бурычларын хәл итәләр. Моннан тыш, мәктәп укучылары өчен Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының ведомство карамагындагы учреждениеләр –  «Авиалесоохрана» ФБУ, «Россия урманны саклау үзәге» ФБУ һәм «Рослесинфорг» ФДБУ тарафыннан мастер-класслар каралган. Катнашучылар киләчәктә гамәлдә куллану өчен урман турында кайгырту тәҗрибәсе һәм белемнәре белән уртаклаша.

Съезд нәтиҗәсе булып «Урманны бергә саклыйк!» команда проектлары торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International