Казан районара табигать саклау прокуратурасы терлекчелек калдыклары белән эш итү өлкәсендәге закон таләпләре үтәлешен тикшерде

2023 елның 29 сентябре, җомга

Казан районара табигать саклау прокуратурасы Татарстан Республикасы территориясендә терлекчелек (биологик калдыклар) калдыклары белән эш итү өлкәсендәге законнар таләпләре үтәлешен тикшерде.

Татарстан Республикасының 15 муниципаль районында биологик калдыкларны утильләштерү объектлары законнар таләпләренә туры килми, дип билгеләнгән.  Муниципаль берәмлекләрдә урнашкан үләт базларында (биотермик чокырларда) коймалар өлешчә зарарланган, шул ук вакытта югарыда күрсәтелгән объектлар территориясенә кешеләр һәм хайваннар керергә тиеш түгел.

Татарстан Республикасы муниципаль районнарының җирле үзидарә органнары адресына закон бозуларның ачыкланган фактларына бәйле рәвештә күрсәтмәләр бирелгән, нәтиҗәдә биологик калдыкларны утильләштерү объектлары закон таләпләренә туры китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International