Татарстан Республикасында 2023 елның көзге урман-культура сезоны дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 29 сентябренә 3,1 мең га мәйданда урман культураларын тулыландыру һәм киләсе елның урман культуралары өчен 350 га мәйданда туфрак әзерләү эшләре башкарылган.
Исегезгә төшерәбез, чаралар «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектында каралган.
«Шулай ук сабакчалы имән чикләвеген җыю да дәвам итә, – дип сөйләде Министрлыкның урманнарны яңадан торгызу һәм үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев. – Бүгенгә 8 тонна имән чикләвеге әзерләнде. Октябрьдә урман тармагы белгечләре базислы урман питомникларында утырту материалларын инвентарьлаштыруга керешәчәкләр. Аның нәтиҗәләре буенча 2024 елгы урман культуралары кампаниясе өчен күпме чәчкен булуы билгеле булачак».