Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында биләнгән дәүләт граждан хезмәте вазыйфасына туры килү-килмәүне билгеләү максатларында дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү чарасы үткәрелде.
Аттестация комиссиясе эшендә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре, «ВНИИЛМ» ФБУ филиалы «Көнчыгыш-Европа УСС», «Казан (Идел буе) федераль университеты» ЮБ ФДАМУ вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Аттестация барышында Министрлыкның дәүләт граждан хезмәткәрләре үзләренең һөнәри белемнәрен һәм осталыкларын, шулай ук дәүләт граждан хезмәте турындагы законнар, коррупциягә каршы һәм урман законнарын белүләрен күрсәтте.
Аттестацияне барлыгы 23 кеше үтте. Алар барысы да комиссия тарафыннан биләгән вазыйфаларына туры килә дип танылды.