ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров эш визиты белән Алексеевск муниципаль районында булды. Анда ул Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасында катнашты. Чара Алексеевск шәһәр тибындагы поселогында узды.
Үзенең чыгышында Рәис Гомәров ветераннарга аларның фидакарь хезмәтләре һәм республика икътисадын торгызуга һәм үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.
«Сезнең зирәклек һәм тәҗрибәгез барыбыз өчен дә үрнәк булып тора, – диде ул. – Чын күңелдән сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм озын гомер телим».
Ветераннарны шулай ук Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гайсин да котлады.
Чара районның иҗади коллективлары катнашында кызыклы мәдәни-күңел ачу программасы белән үрелеп барды.