Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Урман эталоны» ирекле урман сертификациясе мәсьәләләре каралды. Видеоконференция режимында узган чарада ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, Министрлык белгечләре, урманчылыкларның җитәкче-урманчылары, республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар Министрлыкның һәм аның тармак учреждениеләренең урман идарәсе стандартларына һәм «Урман эталоны» сертификацияләү системасының агач китерү чылбырына туры килү-килмәвен тикшерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Аудит буенча чаралар бу елның 2 октябреннән 5 октябренә кадәрге чорда планлаштырыла. Экспертлар Азнакай, Әлмәт, Минзәлә урманчылыгында, Азнакай, Әлмәт һәм Минзәлә урман хуҗалыкларында булачаклар.
Белешмә өчен. «Урман эталоны» ирекле урман сертификациясе – урманнар белән җаваплы идарә итү системасы, ул халыкара танылган таләпләргә һәм тупланган илкүләм практикаларга нигезләнә.
Система агач әзерләүнең легальлеген, югары социаль һәм экологик таләпләр үтәлешен, китерү чылбырының бөтенлеген, макулатура һәм икенчел агач материаллары куллануны контрольдә тота, шулай ук климат үзгәрүгә каршы көрәштә ярдәм итә.