ТР Әгерҗе муниципаль районында 5 нче балалар бакчасы территориясендә «Педагоглар аллеясы»на нигез салынган

2023 елның 3 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасының Әгерҗе муниципаль районында «5 нче балалар бакчасы» МБМБУ территориясендә «Педагоглар аллеясы»на нигез салынган. Агач утыртуда балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, педагогик хезмәт ветераннары һәм «Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре катнашкан.

Акция барышында барлыгы 10 гади миләш утыртылган.

Утырту барышында балалар ветеран-педагоглар һәм урманчылар белән танышканнар. Үз чиратында, өлкән буын вәкилләре балалар белән кызыклы хикәяләре белән уртаклашкан.

«Педагоглар һәм балалар Әгерҗе шәһәре территориясен яшелләндерүгә өлеш керттеләр, – дип билгеләп үтте участок урманчысы Дилүс Сабитов. – Шулай ук акциянең максаты – үсеп килүче буынга экологик тәрбия һәм белем бирү, педагогик хезмәтнең мөһимлеген аңлату. Мондый акцияләр дәвам итәчәк».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International