1 октябрьдә Россия Федерациясендә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелде. Бу бәйрәм хөрмәтенә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының ведомство карамагындагы учреждениеләре хезмәткәрләре тармак ветераннарына чын күңелдән котлауларын җиткерделәр.
Белгечләр ветераннарда кунакта булдылар, аларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар һәм урман хуҗалыгында күпьеллык һәм фидакарь хезмәтләре, тармак үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерделәр, шулай ук аларга ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм озын гомер теләделәр.
Белешмә өчен. Халыкара өлкәннәр көне ел саен 1 октябрьдә билгеләп үтелә. Бәйрәм 1990 елның 14 декабрендә БМО Генераль Ассамблеясы карары белән гамәлгә куела. Халыкара өлкәннәр көненең максаты – җәмәгатьчелек игътибарын өлкән яшьтәге кешеләр проблемаларына җәлеп итү, аларның җәмгыять үсешенә керткән өлеше турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттыру, өлкән яшьтәге кешеләргә карата мөнәсәбәтне үзгәртү, аларның бәйсезлеген, эчке потенциалын тормышка ашыру өчен кирәкле шартлар тудыру.