Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында Министрлык һәм аның карамагындагы учреждениеләр эшчәнлегенең «Урман эталоны»сертификация стандартларына туры килүен тикшерү нәтиҗәләре каралды. Видеоконференциядә ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, Министрлык белгечләре, республика урманчылыклары җитәкчеләре, республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
Исегезгә төшерәбез, аудит буенча чаралар быелның 2-5 октябрендә узды. Экспертлар Азнакай, Әлмәт, Минзәлә урманчылыкларында, Азнакай, Әлмәт һәм Минзәлә урман хуҗалыкларында булдылар.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча хокук бозулар ачыкланмады. Сертификатлар 2024 елда киләсе аудитка кадәр бер елга озайтылды.
Белешмә өчен. «Лесной эталон» ирекле урман сертификациясе – халыкара танылган таләпләргә һәм иң яхшы тупланган илкүләм практикаларга нигезләнгән урман белән җаваплы идарә итү системасы.
Система агач әзерләүнең законлылыгын, югары социаль һәм экологик таләпләрне үтәүне, тәэмин итү чылбырының бөтенлеген, макулатура һәм икенчел агач материалларын куллануны контрольдә тота, шулай ук климат үзгәрешләренә каршы көрәшкә ярдәм итә.