Татарстан Республикасында парсыз ефәк күбәләгенең йомыркаларын нефть белән эшкәртү дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин сүзләренә караганда, бүгенге көндә мондый чаралар 2,9 мең га мәйданда үткәрелгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый эшләрне башкару Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча булдырылган «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.
«Нефть белән эшкәртү – парсыз ефәк күбәләгенең йомырка салу урыннары булган агач ботакларын нефть продуктлары белән эшкәртү процессы, – ди Әнәс Сөнгатуллин. – Әйтик, ул эшкәртелгән машина мае яки керосин булырга мөмкин. Бу чара әлеге корткычның санын киметергә мөмкинлек бирәчәк».
Быел Татарстанда 6,2 мең га мәйданда парсыз ефәк күбәләгенең йомыркалары нефть белән эшкәртеләчәк. Эшләр быелның 1 ноябренә тәмамланырга тиеш.
Шулай ук хәзерге вакытта республикада парсыз ефәк күбәләге саны исәпкә алына. Исәпкә алу белешмәләре нигезендә 2024 елда урман корткычлары булган урыннарны бетерү чараларын планлаштыру өчен документлар төзеләчәк.
Белешмә өчен. Парсыз ефәк күбәләге эребидлар гаиләсеннән булган күбәләк. Ата һәм ана күбәләкләр бик нык аерылалар, формасы белән дә, төсе белән дә, исеме дә шуннан килеп чыккан.
Идел буе федераль округында парсыз ефәк күбәләге шулай ук Башкортстан Республикасында, Оренбург, Самара һәм Ульяновск өлкәләрендә теркәлгән. Корткычларның барлыкка килүенә сәбәпче буларак, шулай ук җылы кыш, язгы чорда дымлы һава торышы, шулай ук энтомофаглар санының кимүе дә йогынты ясый.
Парсыз ефәк күбәләге кортлары агачның яфракларын ашап бетергән булса, шул ук елда алар яңадан яфрак шытып чыгара. Галимнәр мәгълүматлары буенча, урман утыртмаларның коруы һәм һәлак булуы куркынычы яфраклар өч ел рәттән ашалган очракта гына барлыкка килә.