ТР Ютазы муниципаль районында «Урманны саклыйк» россиякүләм акциясе кысаларында агачлар утыртылган

2023 елның 6 октябре, җомга

Ютазы авлыныж Дмитров урамында «Урманны саклыйк» россиякүләм акциясе кысаларында агачлар утыртылган. Чарада ТР «Бөгелмә урман хуҗалыгы» баш бухгалтеры Лилия Садыйкова, Ютазы районы «Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ «Яшел патруль» мәктәп урманчылыгы тәрбияләнүчеләре һәм Беренчеләр хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге активистлары катнашкан. Акция Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә булдырылган «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында оештырылган.

Акциядә катнашучылар көче белән барлыгы 20 гади миләш үсентесе утыртылган.

«Урманны саклыйк» акциясе кысаларында киләсе агач утырту чарасы 13 октябрьдә узачак, - дип сөйләде Лилия Садыйкова. – Мәйданчык Петровск кишәрлеге территориясендә урнашкан».

Исегезгә төшерәбез, беренче тапкыр «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе илдә 2019 елда уздырылды. Дүрт ел эчендә анда катнашучылар 222 млн. агач утырткан. Экологик инициатива Россиядә иң зурлардан санала.

Акция «Экология» илкүләм проектына ярдәм итү өчен гамәлгә ашырыла. Акцияне оештыручылар булып Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Рослесхоз, «Экосистема» хәрәкәте һәм «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәте ярдәме белән «Урман волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте тора.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International