ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы ТР дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы ярышларында катнашты

2023 елның 7 октябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы буенча ярышлар узды. Ярышлар Казанда «Бокс һәм өстәл теннисы үзәге» спорт комплексы базасында узды.

Анда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы – аренда мөнәсәбәтләре бүлегенең әйдәп баручы белгече Лилия Колючева, икътисад, дәүләт заказын урнаштыру һәм түләүләр белән идарә итү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Артем Николаев һәм мөлкәт белән идарә итү, техник үсеш һәм хезмәтне саклау бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Инсаф Ихсанов катнашты.

Министрлык белгечләре ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм ТР Финанс министрлыгы командаларына каршы уйнады.

«Өстәл теннисы – бик тә кызыклы спорт төре. Мин аны яшүсмер чагымда ук яраттым һәм хәзер ярышларда катнаша алуыма һәм үз осталыгымны күрсәтә алуыма шатмын, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Артем Николаев. – Татарстан Республикасы Спорт министрлыгына спартакиаданы оештырган өчен рәхмәт белдерәм. Яңа ярышларны көтеп калам».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International