Бүген ТР Питрәч муниципаль районының Кечкенә Пүчинкә поселогы янәшәсендә «Урманфест» хәйрия акциясе узды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты максатлары һәм бурычларына туры килә.
Акциядә катнашучыларны ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, РФ Федераль Советы Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин, муниципаль район башлыгы Илһам Кәшапов һәм башкалар сәламләде.
«Урманфест» акциясе ел саен үткәрелә һәм безне биологик төрлелекне һәм экологик тигезлекне саклауда мөһим роль уйнаучы урманнарыбызны саклап калу һәм арттыру омтылышында берләштерә торган яхшы традициягә әверелде», – дип ассызыклады министр Равил Кузюров.
«Мондый хәйрия акцияләре газиз республикабызның «яшел» киләчәгенә реаль өлеш кертергә мөмкинлек бирә, – дип өстәде ул. – Мөмкинлектән файдаланып, «ЭкоСтройГарант» компаниясенә фестивальне оештырганы, табигатькә битараф булмаган мөнәсәбәте һәм урманнарны саклау мәсьәләләрендә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерәсем килә».
Фестиваль кунаклары өчен бай күңел ачу программасы оештырылды. Аниматорлар балалар өчен мавыктыргыч уеннар әзерләгәннәр, төшке аштан соң төрле мастер-класслар, призлар уйнатулар, шулай ук «Урман гүзәле» конкурсы үткәрелде.
Катнашучылар һәм оештыручылар көче белән барлыгы 100 меңгә якын чыршы, нарат, карагай, тирәк, юкә һәм миләш үсентеләре утыртылды.
Белешмә өчен. «Урманфест» хәйрия акциясе 2021 елдан бирле үткәрелә. Аның максаты – табигать ресурсларын саклау мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, экологик хәлне яхшырту һәм киләчәк турында кайгырту. Акция кысаларында 3 ел эчендә 135 меңнән артык агач утыртылган.