Семинар Украинаның Сумск өлкәсе Тростянец ш. Гетман милли паркы базасында үткәрелде. Биологик төрлелек бүлегенең башкаручы киңәшчесе И.Ф.Томаева, “Спас” дәүләти табигать-культура тыюлыгы (ДТКТ) башлыгы Е.С.Костин, “Ашыт” ДТКТ башкаручы белгече Л.Р.Әхмәтова, “Чиста болыннар” ДТКТ 1 разрядлы белгече И.С.Ибушева тыюлыкларны оештыру эше һәм Украинада иң өлкәннәрдән булган Краснокут дендропаркы белән таныштылар.
Башкаручы киңәшче И.Ф.Томаеваның әйтүенчә, фәнни-практик семинар барышында Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының һәр белгече чыгыш ясаган һәм ул чыгышлар украин коллегаларда зур кызыксыну уяткан.
Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы семинарда урманнарны саклау (шул исәптән янгыннарны булдырмау) эшенең, сулыкларны һәм сазлыкларны, тулаем үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын саклауның үзендә матди-техник яктан югары тәэмин ителгәнлеген күрсәткән.
Экскурсияләр барышында Министрлык белгечләре аеруча саклаулы табигать территорияләрендә кече архитектура формалары урнаштыруның ачык мисалларын күрделәр, аларны Татарстан урманчылыкларын һәм тыюлыкларын бизәү өчен дә кулланырга мөмкин дип таптылар.
Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы исеменнән семинарда катнашучыларга төрле җыентыклар, газеталар һәм сувенирлар тапшырылды. Семинарның йомгаклау өлешендә, “Мәдәни мирасны саклау” темасы кысаларында, татар милли костюмнары киеп бию башкарылды, бу да украин коллегаларда зур кызыксыну уятты.