Казанда «Кәгазь, бирел» макулатурасын җыю акциясе башлана. Акция 2023 елның октябрь ахырына кадәр, һәр шимбә көнне 12:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр «Мега» сәүдә үзәгендә үткәреләчәк. Кабул итү пункты «Бәхетле» супермаркеты каршында урнашкан.
Акциядә бөтен республикадан 4-9 сыйныф укучылары катнаша ала. Макулатураны аерым да, сыйныфташлар белән берләшеп тә тапшырырга мөмкин. Ахырда иң күп макулатура җыйган өч финалистка балалар күңел ачу үзәгенә бару өчен сертификатлар тапшырылачак.