Аксубай муниципаль районының «Иске Ибрай урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ укучылары «Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясенә кушылдылар. Урман фондын җыештыру Иске Ибрай авылы янында оештырылган иде.
Мәктәп укучылары «Аксубай урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесенең кишәрлек урманчысы Айрат Җамалиев һәм география укытучысы Якуб Сафиуллин җитәкчелегендә акциядә катнаштылар.
«Балалар акциядә зур энтузиазм белән катнаштылар. Алар урман территориясен җыештырырга гына түгел, табигатькә сакчыл карарга кирәклеген дә аңладылар, – дип билгеләп үтте Айрат Җамалиев. – Мондый акцияләр киләчәктә дә үткәреләчәк. Чиратта «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе көтә.
Белешмә өчен. «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясенең көзге этабы 11 сентябрьдә башланды һәм агымдагы елның 11 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.
Ул башланып киткәннән соң урман фондыннан 0,5 мең куб.м. каты көнкүреш калдыклары җыелган, 2,5 мең куб.м күләмендә коры-сары һәм аунак агач черү өчен өемнәргә өеп куелган.