Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәгендә урман үсемлекләре орлыкларыннан проба алучыларга аккредитация үткәрелә

2023 елның 9 октябре, дүшәмбе

«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәгендә урман үсемлекләре орлыкларыннан пробалар сайлап алучыларны аккредитацияләү эше дәвам итә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый таныклыкларны бирү Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча булдырылган «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.

Агымдагы ел башыннан «Урман хуҗалыгы» дәүләт бюджет учреждениеләренең 11 белгече аккредитацияләнгән, алар урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү, эшкәртү һәм саклау белән шөгыльләнәләр.

Аккредитация барышында инструктаж үткәрелә, урман орлыкчылык өлкәсендә норматив документация белгечләренең белемнәре, урман үсемлекләренең билгеле бер төрләре партияләреннән пробалар алу ысуллары һәм документацияне дөрес алып бару-бармау билгеләнә.

Аккредитация нәтиҗәләре буенча урман үсемлекләре орлыклары партияләреннән проба алучыларны аккредитацияләү турында таныклыклар бирелә.

Исегезгә төшерәбез, яңа затлар билгеләнгән очракта, яңа аккредитация үткәрелә. Пробалар алучының эшчәнлеге таныклык нигезендә ул аккредитацияләнгән Россия Федерациясе субъекты территориясендә генә гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International