Татарстан Республикасы территориясендә урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту эшләре дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, бу елның 10 октябренә республикада 1,7 мең мәйданда ликвидлы булмаган агачлар җыелган. Шунысын билгеләп үтү мөһим, мондый чараларны үткәрү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.
Мондый эшләрне Әгерҗе, Аксубай, Әлки, Арча, Баулы, Биләр, Болгар, Буа, Ары, Кәләй, Кама, Лениногорск, Минзәлә, Түбән Кама, Тәтеш һәм Чирмешән урман хуҗалыклары белгечләре төгәлләгән инде.
«Санитар-савыктыру чаралары урманнарны саклау чараларының бер өлеше булып тора. Алар үсентеләрнең биологик тотрыклылыгын саклап калу, урмандагы патологик процессларның киң үсешен булдырмау, корткычлардан һәм авырулардан килгән зыянны киметү максатларында уздырыла, - дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин. – Быел республикада 2,8 мең гектар мәйданда ликвидсыз агач җыю эшләре башкарылачак».