Бүген РФ Дәүләт Думасының Экология, табигый ресурслар һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитетында санитар-савыктыру чараларын билгеләгәндә алымнарны үзгәртү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Утырыш эшендә РФ Дәүләт Думасының Экология, табигый ресурслар һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты рәисе урынбасары Евгений Марков, урман хуҗалыгы белән идарә итүнең төбәк органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан - ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмә барышында РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы каравына кертелгән Удмуртия Республикасы Дәүләт Советы инициативасы, атап әйткәндә – «Россия Федерациясе Урман кодексының 74.1 статьясына үзгәреш кертү турында» (санитар-савыктыру чараларын билгеләгәндә урман кишәрлеген арендалау килешүенә үзгәрешләр кертү өчен нигезләрне төгәлләштерү өлешендә) федераль закон проекты каралды.
Урман комплексы белән идарә итүнең төбәк органнары вәкилләре әлеге закон проектына карата тәкъдимнәрен һәм искәрмәләрен җиткерделәр.