Макулатура җыю буенча «БумБатл» акциясе башланды

2023 елның 10 октябре, сишәмбе

Макулатура җыю буенча «БумБатл» акциясе башланды. Быел акция 10 октябрьдән 15 ноябрьгә кадәр «Экология» илкүләм проекты кысаларында узачак.

«БумБатл» – кәгазьне эшкәртүгә биреп, табигать турында кайгырту өчен менә дигән мөмкинлек. Әмма, теләсә нинди батл кебек үк, бу җыелган макулатура саны буенча ярыш та, анда команда яки индивидуаль зачетта беренчелек өчен дә көрәшергә мөмкин.

Кәгазьне балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, һөнәри уку йортларында, югары уку йортларында, көллиятләрдә, катнашучы компанияләр офисларында, шулай ук кабул итү пунктларында тапшырырга мөмкин. Кабул итүнең иң якын ноктасын акция сайтында картада табарга мөмкин.

Катнашу өчен проект сайтында теркәлергә кирәк: https://бумбатл.национальныепроекты.рф.  Теркәлгәндә оешманы күрсәтергә яисә мөстәкыйль катнашуны расларга, аннары интерактив картада иң якын кабул итү пунктын сайларга, макулатура тапшырырга һәм шәхси кабинетта бу турыда сайтта хисап тутырырга кирәк.

Моннан тыш, креатив постлар конкурсында катнашырга мөмкин. Моның өчен социаль челтәрләрдә #бумбатл, #экосистема һәм #нацпроектэкология хештегларын күрсәтеп, креатив «кәгазь»ле фото яки видео чыгарырга кирәк.

Топ-100 иҗади катнашучыга күңелле бүләкләр биреләчәк, ә топ-20се төп яшерен призга ия булачак.

Исегезгә төшерәбез, акция нәтиҗәләре буенча Татарстан узган елда топ-10 лидерлар исемлегенә керде. Ике айда татарстанлылар 63,4 тонна макулатура җыеп эшкәртүгә тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International