Зеленодольск муниципаль районының «5 нче гимназия» МББУ базасында «Зеленый дом» һәм «Сандугачлар» мәктәп урманчылыклары әгъзаларының уртак җыелышы булган. Аның эшендә «Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы» ДБУнең документлар белән тәэмин итү буенча белгече Оксана Горбатенко катнашкан.
Җыелыш кысаларында мәктәп урманчылыклары эшенә йомгаклар ясалды һәм 2023-2024 уку елына бурычлар каралган.
Аерым алганда, октябрьдә укучылар «Татарстанның чиста урманнары» акциясендә, табигый материаллардан көзге эшләнмәләр конкурсында һәм «Мин һәм Кызыл китап» республика конкурсында катнашачаклар. Шулай ук урманда тематик экскурсияләр, экология тематикасына лекцияләр һәм дәресләр планлаштырылган.
Оксана Горбатенко балаларга табигатьне саклау акцияләрендә актив катнашулары һәм халыкны экологик агарту буенча башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдергән. Сез барыгыз да әйләнә-тирә мохитне саклауга һәм экологияне яхшыртуга бәяләп бетергесез өлеш кертәсез, дип билгеләгән ул.