Рослесхозда Урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасын кертү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2023 елның 11 октябре, чәршәмбе

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасын гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә булды. Аны Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Вячеслав Спиренков үткәрде.

Утырыш эшендә урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмә барышында УК ФДМС системасына тоташтыру, анда эшләү һәм башка  мәсьәләләр каралды.

Исегезгә төшерәбез, урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасы дистәләгән дәүләт хезмәтләрен, дәүләт урман реестры мәгълүматларын, урманнарны куллану, саклау, яклау, яңадан үрчетү, урман үстерү, агачларны исәпкә алу һәм аның эзлеклелеге, агач белән килешүләр турында мәгълүматны исәпкә алу өлкәсендәге актуаль мәгълүматларны берләштерүче цифрлы платформа булып тора.

УК ФДМС системасы быел Россиянең 63 төбәгендә кертеләчәк. 1 сентябрьдән системада 3 субъект эшли башлады – Архангельск, Мәскәү һәм Ульяновск өлкәләре. Октябрьдә аларга тагын 10 төбәк кушылачак, ноябрьдә – 20, декабрьдә – тагын 30.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International