ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре урманнарны саклау һәм көзге урман культуралары сезоны чараларын үтәү мәсьәләләре буенча киңәшмә эшендә катнашты

2023 елның 17 октябре, сишәмбе

Бүген Министрлыкта Идел буе федераль округында урманнарны саклау һәм көзге урман культуралары сезоны чараларын оештыру һәм үтәү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Сергей Ковалев үткәрде.

Чарада Идел буе федераль округының төбәкләрдә урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров һәм Министрлыкның урман фондын саклау һәм яклау секторының әйдәп баручы консультанты Андрей Атаманов катнашты.

Киңәшмә барышында урман патологиясе тикшеренүләрен үткәрү, санитар-савыктыру чараларын үтәү һәм урман торгызу эшләрен башкару, шулай ук урманнарны янгыннан саклау мәсьәләләре каралды.

«Хәзерге вакытта Идел буе федераль округында 25 мең гектар мәйданда санитар-савыктыру чаралары үткәрелә.  Бу чаралар исәбенә сайланма һәм тоташ санитар кисү, шулай ук ликвидлы булмаган агачларны җыю керә», – дип ассызыклады Сергей Ковалев.

Утырышта докладлар белән ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров чыгыш ясады, республикада көзге урман культуралары сезонының барышы турында сөйләде.

«Татарстан Республикасында сабакчалы имән чикләвеген җыю эше дәвам итә.  Бүгенге көнгә план 91% дәрәҗәсендә үтәлгән, ягъни 8 тоннадан артык чикләвек җыелган.  Октябрьдә урман тармагы белгечләре базислы урман питомникларында утырту материалларын инвентарьлаштыруга керешәчәкләр», – дип ассызыклады ул.

Ахырда киңәшмәдә янгынга каршы минераллаштырылган полосаларны салу һәм яңарту, урманнарга килүче гражданнарның ял итү зоналарын төзекләндерү, шулай ук мәгълүмати стендлар, аншлаглар һәм янгынга каршы тематикага щитлар урнаштыру турындагы мәсьәләне күтәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International