Министр вазифаларын башкаручы Харис Мусин дәүләти казна оешмалары – урманчылыклар җитәкчеләре һәм министрлык белгечләре катнашында эш киңәшмәсе үткәрде. Көн тәртибендә – орлыкчылык мәсьәләләре иде.
Быел республика урманнарында себер карагае тубырчыгы һәм сапчалы имән чикләвеге бик уңды. Урманчылыкларда шул һәм башка утыртылма агачларның орлыкларын җыю дәвам итә. Күп кенә оешмалар ылыслы токым орлыкларын әзерләү буенча еллык планнарын үтәделәр һәм ашып та киттеләр инде. Киңәшмәдә орлык әзерләүне яхшы һава торышыннан файдаланып дәвам итәргә киңәш ителде. Аннан тыш, “Яшә, урман!” табигать саклау акциясен үткәрү мәсьәләләре дә каралды, – 5 октябрь көнне, аның белән бергә, республика территориясендә Урман утырту көне дә уздырылачак.