Бүген «Урман хуҗалыгы дәүләт идарәсе» квалификация күтәрү курсларында катнашучылар ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында булдылар. Алар белән ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов очрашты, шулай ук очрашуга «Урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институты» ӨҺБ ФАУ ректоры вазыйфаларын башкаручы Людмила Евдокимова, Министрлык эшләре белән идарә итүче Эльмира Шаһаева, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре кушылды.
Очрашу барышында катнашучылар булачак укыту программасы белән тагын бер тапкыр таныштылар, анда шулай ук республиканың кайбер урманчылыкларына һәм урман хуҗалыкларына, шулай ук Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәгенә бару планлаштырыла. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре квалификация күтәрү курсларында катнашучыларның, аерым алганда, урман янгыннарын кисәтү, урман фонды территориясендә чүплекләрне бетерү, гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен урман утыртмаларын сатып алу-сату шартнамәләре шартларын үтәү буенча гамәлгә ашырыла торган чаралар турындагы сорауларына җавап бирделәр.
Урман тармагын цифрлаштыру барышы турында тулырак мәгълүматны министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов җиткерде. «Ел саен нәтиҗәлерәк эшләргә ярдәм итүче яңа системалар кертелә һәм эшләнә. Мәсәлән, геомәгълүмат системасы, дистанцион мәгълүмат алу белешмәләре нигезендә урман фондының торышын мониторинглау һәм контрольдә тоту сервисы, шулай ук Татарстан Республикасы урман фонды җирләре турында цифрлы мәгълүмат базасы гамәлгә кертелде», – дип сөйләде ул.
Ахырда квалификация күтәрү курсларында катнашучылар ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы музеенда булдылар. Экскурсияне музей директоры Илгиз Зарипов үткәрде. Экскурсия барышында ул Татарстан Республикасы урман хуҗалыгының тарихы һәм бүгенге торышы, урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләре, урман янгыннарын сүндерү үзенчәлекләре белән уртаклашты.
Исегезгә төшерик, «Урман хуҗалыгы белән дәүләт идарәсе» программасы буенча квалификация күтәрү курслары Россия Федерациясенең 10 төбәгеннән урман тармагы белгечләре өчен оештырылган. Әлеге курсларда 26 кеше квалификациясен күтәрер дип көтелә. Укуны үткәрү 2023 елның 27 октябренә кадәр планлаштырылган.