Бүген «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт хезмәткәре» конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. 2023 елда конкурс инде сигезенче тапкыр үткәрелә. Барлыгы 33 дәүләт органыннан 74 дәүләт хезмәткәре гариза биргән булган.
«Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре» республика конкурсы – хезмәткәрләр өчен үзләрен белгертү, шулай ук үз проектларын республиканың югары җитәкчелегенә тәкъдим итүнең иң яхшы ысулы.
Сайлап алу 2 этапта уза: беренчесендә тәкъдим ителгән документлар һәм хезмәт биографиясе бәяләнә, белемнәрне тестлау һәм компетенцияләрне бәяләү үткәрелә; ә икенчесендә конкурсантлар рационализаторлык тәкъдиме булган проект әзерлиләр.
Җиңүчеләрне бүләкләү һәм йомгак ясау Татарстан Республикасы Конституциясе көнен бәйрәм итүгә туры килә.
Быел конкурста җиңүчеләрнең берсе Алсу Мостафина булды. Ул Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм урман үстерү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе булып тора.
Котлыйбыз!