Урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча федераль штаб утырышында урманнарны янгыннан саклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2023 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында Урман янгыннарын сүндерү буенча эшчәнлекне координацияләү буенча федераль штаб утырышы булып узды. Аны Евгений Писаревский үткәрде.

Видеоконференция режимында узган чарада Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау буенча федераль хезмәт, урман хуҗалыгы белән идарә итүнең төбәк органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгының янгынга каршы дәүләт хезмәте буенча урынбасары Константин Чанышев һәм Министрлыкның урман фондын саклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин катнашты.

Киңәшмә барышында урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, янгын куркынычсызлыгын мониторинглау, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексын үткәрү мәсьәләләре каралды. Кайбер төбәкләрдә янгын куркынычы сезоны ябык дип билгеләп үтелде.

Урман комплексы белән идарә итүнең төбәк органнары вәкилләренә урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексын үткәрүне тәмамлау йөкләмәсе бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International