ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде

2023 елның 27 октябре, җомга

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре белән киңәшмә узды. Чараны урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Чарада министр урынбасарлары Илгизәр Зарипов һәм Рәис Гомәров, эшләр идарәчесе Эльмира Шаһаева, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Киңәшмә барышында «Рослесинфорг» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең дәүләт йөкләмәсен үтәү, ведомство карамагындагы учреждениеләрнең финанс эшчәнлеге, шулай ук федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман саклауны гамәлгә ашыру, исәпләнгән урман бүлемтеген үзләштерү, республика предприятиеләренә агач китерү, Татарстан Республикасының дәүләт телләре турындагы законнарын үтәү мәсьәләләре каралды.

Моннан тыш, җыелыш барышында кибер куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм оешманы явыз ниятлеләрдән саклау өчен кирәкле чаралар турында сораулар күтәрелде.

«Безнең эшчәнлекнең максаты – республиканың урман фондын саклау һәм арттыру. Безнең һәрберебез, Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре, шулай ук ведомство карамагындагы учреждениеләрнең барлык хезмәткәрләре һәр минутта бу төп һәм җаваплы бурычны истә тотарга тиеш», – дип тәмамлады аппарат киңәшмәсен Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International