Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Владимир Лебедевның Урман хезмәткәрләре көне белән котлавы

2013 елның 13 сентябре, җомга

Бөтен гомерен илебезнең урман байлыкларын саклауга һәм арттыруга багышлаучыларның барысын да һөнәри бәйрәм – Урман хуҗалыгы көне белән котлыйм!

Урманчылык хезмәте һәр заманда да илебез хакына изге хезмәт булып торган. Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре – җәмгыятьтә лаеклы мәртәбәгә һәм хөрмәткә ия булган иң югары квалификацияле белгечләр алар, үз һөнәри бурычларын урманнарыбызга искитмәле тугрылык күрсәтеп башкаралар.

Россия – иң зур урманнар дәүләте. Ләкин безнең ил өчен урман – агач һәм муллык чыганагы гына түгел. Ул тормышыбызның, мәдәният һәм тарихыбызның аерылгысыз өлеше дә. Ул безгә гөмбә, җиләк җыю, кошлар сайравын тыңлау, саф урман һавасын сулау мөмкинлеге дә бирә. Урманчы өчен исә ул – табигать храмы, урманчы аны саклый, аның кануннарын хөрмәт итә, чөнки аның бөтен гомере һәм язмышы урман белән бәйләнгән.

Урман тармагы эшчәннәренең Россия өчен куйган искитмәле зур хезмәтләре бәяләп бетергесез. Уңышлы урман хуҗалыгы – илнең экологик куркынычсызлыгына, урманчылык комплексын үстерүгә һәм экономик тотрыклылыкка ныклы гарантия ул. Бәя биргесез милли хәзинә булган урман байлыкларын саклау һәм арттыру – һәркайсыбызның изге бурычы.

Сезнең урман өчен, туган җирнең киләчәге өчен куйган хезмәтләрегез, кайгыртуларыгыз Россиянең барлык гражданнары күңелендә чагылыр һәм яклау табар дип ышанам.

Сезгә тынычлык һәм иминлек, муллык һәм уңышлык, ныклы сәламәтлек, бәхет һәм бәйрәм кәефләре телим.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International