ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре командасы Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында бадминтон ярышларында катнашты. Ярышлар Казанда «Бадминтон үзәге» спорт комплексы базасында узды.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасын финанс, бухгалтерлык хисабы һәм контроль бүлеге башлыгы Чулпан Булатова, дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторы мөдире Эльвира Зыятдинова, юридик бүлек башлыгы Татьяна Барсукова, икътисад, дәүләт заказын урнаштыру һәм түләүләрне администрацияләү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Артем Николаев, шулай ук дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Илназ Хөсәенов тәкъдим итте.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы 2011 елдан бирле республика территориясендә физкультура-спорт хәрәкәтен саклау һәм үстерү, дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең физик яктан камилләшүе өчен шартлар тудыру максатында үткәрелә.