Әлмәт шәһәрендә «Чиста мирас» экологик олимпиадасының көндезге этабы башланды

2023 елның 31 октябре, сишәмбе

Әлмәт шәһәренең «Юность» балалар сәламәтләндерү лагеренда яшь экологларның «Чиста мирас» экологик олимпиадасының көндезге этабы башланды. Биредә Татарстанның барлык районнарыннан 120 укучы җыелган, алар элегрәк читтән торып уздырылган этап барышында сайлап алынган.

Тантаналы ачылышта укучыларны экология министры урынбасары Егор Тарнавский, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры урынбасары Азат Хәбибрахманов һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Татьяна Алексеева сәламләгән.

Атна дәвамында биредә балалар өчен экологлар, экспертлар белән очрашулар, мастер-класслар һәм экскурсияләр оештырылачак.  Моннан тыш, мәктәп укучыларына, җиңүчеләрне билгеләү өчен, тест узарга туры киләчәк.

 

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International