«Лесной родник» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр Урман-Кәләй урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Табигать белгечләре» дигән экологик уен үткәрелгән

2023 елның 1 ноябре, чәршәмбе

«Лесной родник» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр Урман-Кәләй урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары өчен «Табигать белгечләре» дигән экологик уен үткәрелгән. Чарада «Кәләй урманчылыгы» ТР ДКУ Бота кишәрлеге урманчысы Юрий Федоров катнашкан. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый очрашуларны үткәрү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.

«Табигать белгечләре» экологик уены барышында укучылар, командаларга бүленеп, ярыш форматында урман тармагына бәйле сорауларга җавап биргәннәр. Һәр этап өчен баллар исәпләнеп, ахырда иң актив команда ачыкланган.

«Мондый чаралар яшьтән үк балаларга әйләнә-тирә мохиткә мәхәббәт тәрбияли. Уйнаганда алар табигатькә һәм урман байлыкларына сакчыл мөнәсәбәт кирәклеге турында күп яңалык белә, – дип билгеләп үтте Юрий Федоров. – Мин «Лесной родник» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләргә Урман-Кәләй мәктәбе тормышында актив катнашканнары һәм кече сыйныфлар өчен кызыклы чаралар үткәргәннәре өчен рәхмәтлемен».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International