Татарстан Республикасында үсә торган чыршы «Агачлар – тере табигать һәйкәлләре» Бөтенроссия программасы кысаларында Россиянең олы яшьтәге агачлары илкүләм реестрына кертелгән. Агач Ары урманчылыгының Илләт кишәрлегендәге 43 нче кварталда үсә.
Бу чыршының яше – 130 ел, биеклеге – 32 м.
«Олы яшьтәге агачлар – үсемлекләр дөньясының уникаль вәкилләре, тарихи вакыйгаларның тере шаһитлары, үткән һәм киләчәк буыннарны бәйләүче звено, безнең милли байлыгыбыз, –ди «Агачлар – тере табигать һәйкәлләре» Бөтенроссия программасының сертификация комиссиясе рәисе Сергей Пальчиков. – Без мондый табигый раритетларны эзләү эшен дәвам иттерәчәкбез».