В.И. Вернадский исемендәге дәүләтнеке булмаган экология фонды «В.И.Вернадский исемендәге илкүләм экологик премия» XXI конкурсына гаризалар кабул итә башлаган.
Конкурсның максаты – әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү, энергия һәм ресурсларны саклау, сәнәгатьтә һәм энергетикада яңа технологияләрне үстерү, иң яхшы технологияләрне кертү, экологик культураны формалаштыру һәм экологик белем бирүне үстерү өлкәсендә академик В.И.Вернадский идеяләре һәм БМОның тотрыклы үсеш өлкәсендәге максатлары нигезендә тормышка ашырылган проектларны популярлаштыру.
Конкурста РФ территориясендә эшчәнлек алып баручы төрле милек формасындагы физик затлардан, берләшмәләрдән, оешмалардан һәм предприятиеләрдән экологик һәм экологик-агарту юнәлешендәге гамәлгә ашырылган проектлар катнаша ала.
Конкурс 9 номинациядә үткәрелә. Гаризалар 25 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Кабул итү шартлары һәм вакыты турында тулырак рәсми сайтта белергә мөмкин: https://vernadsky.ru/de/proekty/nep.