Татарстан Республикасында урман утыртуларын урман патологиясе буенча тикшерү эшләре дәвам итә. Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау секторы белгечләре биргән мәгълүматлар буенча, агымдагы елның 3 ноябренә барлыгы 39,6 мең га мәйданда урман утыртмалары тикшерелгән. Шуларның 3,2 мең гектары – инструменталь ысул белән, 36,4 мең гектары – визуаль ысул белән. Эшләрне «Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге һәм республика урман хуҗалыклары белгечләре башкара.
Урман патологиясе буенча тикшеренүләр урманнарның хәзерге санитар һәм урман патологиясе торышын билгеләү максатыннан үткәрелә. Моннан тыш, тикшерүләр барышында санитар-савыктыру чараларын үткәрү өчен кирәкле документлар әзерләнә. Мондый чаралар «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.