ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2023 елның 10 аенда федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) һәм урман сагын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды

2023 елның 3 ноябре, җомга

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгында 10 ай эчендә федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) һәм урман саклауны гамәлгә ашыруга йомгак ясалды. Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге биргән мәгълүматларга караганда, әлеге чорда дәүләт урман инспекторлары тарафыннан контрольдә тотылган затлар белән үзара бәйләнешкә кермичә 185 контрольлек (күзәтчелек) чарасы һәм 4,9 мең профилактик чара уздырылган, шул исәптән 3,4 мең мәгълүмат бирелгән һәм 1,5 мең консультация үткәрелгән.

«2023 ел башыннан федераль дәүләт урман күзәтчелеге кысаларында урманнарда 31 меңнән артык патрульлек башкарылды, административ хокук бозулар турында 242 беркетмә төзелде, – дип хәбәр итте Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Айрат Әхмәров. – Урманнарда санитар һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, урман кишәрлекләреннән файдаланучыларның килешү шартларын бозулары ешрак очрый торган хокук бозулар булды».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International