Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында Россия Федерациясе Урман кодексына үзгәрешләр кертү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2023 елның 7 ноябре, сишәмбе

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында Татарстан Республикасы территориясендә урман белән идарә итүнең яңа нәтиҗәле моделен эшләү һәм Россия Федерациясе Урман кодексына үзгәрешләр кертү буенча эксперимент үткәрү мөмкинлеге мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Аны Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Александр Панфилов үткәрде. Видеоконференция режимында узган киңәшмәдә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, министр урынбасарлары Илгизәр Зарипов һәм Рәис Гомәров катнашты.

Киңәшмә барышында «Россия Федерациясе Урман кодексының 29.1 статьясына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проекты каралды. Хәзерге вакытта РФ Урман кодексы урман хуҗалыкларын өлгергән һәм картайган агачларны тоташ һәм сайлап кисү хокукыннан мәхрүм итә, шуның нәтиҗәсендә өлгергән һәм картайган агачлар туплану урманның санитар хәлен начарлатуга китерә.

Моннан тыш, киңәшмәдә катнашучылар махсус сакланыла торган урыннарда агачларны кисү мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар. Хәзерге вакытта сайлап кисү бары тик һәлак булган һәм зыян күргән урман утыртмаларын кисү максатларында гына рөхсәт ителә, бу урман утыртмаларының тыгызлыгын көйләүгә һәм агачларның үсеш шартларын яхшыртуга, шулай ук аларның үсешен арттыруга юнәлдерелгән урманнарны карау буенча кирәкле чараларны башкарырга мөмкинлек бирми.

«Закон проекты белән РФ Урман кодексының 119 статьясының 5 өлешен урманнарны саклаганда урманнарны кисү мөмкинлеген күздә тоткан нигезләмә белән тулыландырырга тәкъдим ителә, – дип хәбәр итте Равил Кузюров. – Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы, закон проектын алга сөрү максатыннан, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары белән даими элемтәдә тора».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International