Ютазы урта мәктәбенең «Яшел патруль» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр яшь натуралистларның республика слетында катнашкан

2023 елның 7 ноябре, сишәмбе

Ютазы урта мәктәбенең «Яшел патруль» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр яшь натуралистларның республика слетында катнашкан. Слет 5 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр «Байтик» савыктыру комплексы базасында узган. Чарага Татарстан Республикасының 20 районыннан 250дән артык бала барган.

Өч көн дәвамында мәктәп укучылары экология өлкәсендә үз проектларын тәкъдим иткәннәр, шулай ук бай белем бирү-күңел ачу программасында катнашканнар. Балалар өчен төрле квестлар, кызыклы мастер-класслар һәм белем бирү семинарлары оештырылган.

Яшь натуралистлар җыены нәтиҗәләре буенча «Яшел патруль» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче Әлмирә Вилданова, Морат Вафауллин, Тимур Двоеглазов һәм Ралинә Төхвәтшина «Туган як экологиясе» номинациясендә лауреатлар булганнар.

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International