«Безне чолгап алган дөнья» көзге урман фотосурәтләре конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә. Аны «Хәтер бакчасы» АКО оештыра.
Конкурска Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә яшәүчеләр дә кушыла ала, нәтиҗәләр буенча 10 җиңүче билгеләнәчәк.
Конкурста катнашу өчен берничә шартны үтәргә кирәк:
1. көзге урманның бер яки берничә фотосын ясарга;
2. «Вконтакте» социаль челтәрендә «Хәтер бакчасы» АКО паблигына язылырга;
3. эшне сылтама буенча җибәрергә: https://clck.ru/35xwYu.
Эшләр 2023 елның 28 ноябренә кадәр кабул ителә.