2024 елның 1 сентябреннән урман декларацияләрен тутыру һәм карау таләпләренә үзгәрешләр кертеләчәк. Хәзерге вакытта урманнардан файдаланучылар тармак документларына квалификацияле электрон имза белән генә кул куя. Әмма, үзгәрешләр нигезендә, урман декларациясе гади электрон имза белән имзаланачак, шулай ук тармак документын карау вакыты бер эш көненә кыскартылачак.
Россия Табигать министрлыгының 303 нче боерыгына тиешле үзгәрешләр кертелгән.
«2024 елның 1 сентябреннән урман декларацияләре кыскарак срокларда каралачак. Кертелгән үзгәрешләр аркасында урманнардан файдаланучылар урман кишәрлекләрендә эшчәнлекне, урманнардан файдалануның сайланган төренә туры китереп, тизрәк алып бара алачак», – диде Рослесхозның Урманнарны хокукый тәэмин итү һәм файдалану идарәсе башлыгы Елена Бородавкина.
Белешмә өчен. Россия Табигать министрлыгының «Россия Табигать ресурслары министрлыгының 2021 елның 29 апрелендәге 303 номерлы боерыгы белән расланган Урман декларациясен тутыру һәм тапшыру тәртибенә, урман декларациясенең электрон формадагы форматына карата таләпләргә үзгәрешләр кертү турында» 27.09.2023 ел, №627 боерыгы.